Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә мәктәп маршрутларын тикшерделәр

Автобусларның техник торышын 1нче АТП базасында карадылар.

5 майда Зәйдә мәктәп маршрутларына тикшерү үткәрелде. Автобусларның техник торышын 1нче АТП базасында тикшерделәр .

Уку елы дәвамында мәктәп автобусларын йөртүчеләргә аерым таләпләр куела. Балаларны йөртү - җаваплы һәм кирәкле эш. Барлык төзексезлекләр кичекмәстән тәртипкә китерелергә тиеш.

Мәктәп автобусларының торышын район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин һәм мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина тикшерде.​

Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев машина йөртүчеләргә эшләнгән маршрутларны төгәл үтәргә кирәклеген искәртте һәм сорауларга җавап бирде.

ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин автобусларга техник караулар узудагы үзгәрешләр турында сөйләде һәм балаларны йөртү һәм тизлек режимын катгый үтәү кирәклеген ассызыклады.​

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Печина автобус йөртүчеләргә укучыларның әти-әниләре әйткән кисәтүләр турында сөйләде.

Балаларны йөртүгә барлыгы 20 автобус җәлеп ителгән: 7 автобус балаларны шәһәр читендә йөртә һәм 13 автобус - авыл укучыларын йөртә. Быел районда 490 укучыны автобус белән йөртү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев