Зәй офыклары

Зәйдә мәктәп укучылары фәнни эш яклаячак

Бу шимбәдә Зәйнең 4нче мәктәбендә мәктәп укучыларының инде традициягә әверелгән “Эзләнүләр һәм уңышлар офыклары” дип аталган XIII региональ фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, конференциядә катнашып, фәнни эш белән чыгыш ясарга инде 70кә якын гариза кергән. Эшләрне кабул итү дәвам итә. Шәһәр-район укучыларыннан тыш, чарада Сарман һәм Азнакай районнары укучылар да катнашырга теләк белдергән.
Конференциядә 7 секция эшләячәк. Алар – “Экология. Химия”, “Валеология”, “Иҗтимагый фәннәр”, “Математика”, “Рус филологиясе”, “Татар филологиясе” һәм “Биология”. Һәр секциядә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: