Зәй офыклары

Зәйдә мобиль төркем транспортта санитар таләпләр үтәлүне тикшерде

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башкарма комитет белгечләре транспортта шоферлар һәм пассажирлар тарафыннан шәхси саклану чараларын куллануны карады.

19 гыйнварда Зәй муниципаль районы башкарма комитетының мобиль төркеме, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре белән берлектә, Роспотребнадзор идарәсенең транспорт чараларында, шул исәптән таксины да кертеп, пассажирлар һәм багаж ташуны, шоферлар һәм пассажирлар тарафыннан шәхси саклану чараларын (битлек, респираторлар булу)  куллану буенча таләпләрен үтәү буенча рейд үткәрде. Бу турыда район инстаграм битендә хәбәр ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: