Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә мөселманнарны Ураза бәйрәме уңаеннан пылау белән сыйладылар

Аны зур казанда Ибраһим Исламов пешерде.

Бүген Зәйнең төп мәчетендә узган Ураза гаетенең матур өлеше -тәмле пылау белән сыйлану булды. Аны учакта әзерләделәр, шуңа күрә ул аеруча хуш исле килеп чыкты. Аны зур казанда Ибраһим Исламов пешерде.

- 40 литрлы казанда төп ризык - пылауны әзерләү өчен мин 18 килограмм дөге, 20 килограмм кишер, 12 килограмм ит һәм 5 килограмм май кулландым, - дип рецепты белән уртаклаша пешекче.- Мин гомерем буе мөселман бәйрәмнәренә пылау пешердем, бәйрәмгә килә алмаган кешеләрне сыйлыйм, әйтик, авырулар, аларга өйләренә аш-су җибәрәм. Мондый гамәлдән кәефем күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев