Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә начар ишетүче кешеләр өчен аралашу клубы эшли

“Поддержка” клубына йөрүчеләр үзара аралашып кына калмыйча, үзләре өчен бу дөньяны барлык буяуларда да ачып, хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр.

Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ишетмәүчеләр, начар ишетүче кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен “Поддержка” аралашу клубы эшли.

         ”Поддержка” клубы эшчәнлеге “Радость” үзәге тарафыннан 2020 елда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Министрлар Кабинеты грантын оту, республика конкурсында җиңү нәтиҗәсендә тормышка ашырыла

         Әлеге клубта тематик кичәләр, конкурслар, педагоглар, психологлар белән дәресләр, юристлар, табиблар һәм башка белгечләр белән очрашулар оештырыла. Клубта чираттагы очрашу 8 апрельдә узды, анда сурдотәрҗемәче һәм “Поддержка” клубы җитәкчесе Римма Әхмәтшина конкурслар, мәзәкләр һәм мастер-класслар белән тулы бер күңел ачу, танып-белү программасы уздырды. Клуб әгъзалары җитезлек буенча көч сынаштылар, уеннарда катнаштылар һәм аралаштылар.

         Балалар өчен уен һәм сенсор бүлмәләрендә дәресләр узды, Римма Анатольевнаның кызы Айсылу  футболкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде.

         “Поддержка” клубына йөрүчеләр  бу клубның алар өчен бик мөһим һәм кыйммәтле булуын таныйлар, чөнки биредә алар Римма Анатольевна һәм “Радость” үзәге белгечләре ярдәмендә үзара аралашып кына калмыйча, үзләре өчен бу дөньяны барлык буяуларда да ачып, хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев