Яңалыклар

Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча киңәштеләр

Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе утырышында район территориясенә чит шәһәрләрдән керүче наркотиклар, спайсларның арта баруына басым ясалды. Табиб-нарколог Илфат Салихов фаразлавынча, районда наркотик кулланучыларның ел ахырына ике мәртәбә арту куркынычы бар. Шуңа күрә, хәзер төп игътибарны аны таратучыларга бирү күздә тотыла. Прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, инде интернетта...

Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясе утырышында район территориясенә чит шәһәрләрдән керүче наркотиклар, спайсларның арта баруына басым ясалды. Табиб-нарколог Илфат Салихов фаразлавынча, районда наркотик кулланучыларның ел ахырына ике мәртәбә арту куркынычы бар. Шуңа күрә, хәзер төп игътибарны аны таратучыларга бирү күздә тотыла. Прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, инде интернетта спайслар тәкъдим итүчеләрнең битләре юкка чыгартылган. Әмма алар гөмбәләр кебек, бүген юк, иртәгә хасил булалар. Шуңа да безгә киң җәмәгатьчелек белән берлектә мондый хәбәр таратучыларга каршы эшләү кирәк, ди ул. Өстәвенә полиция хезмәткәрләре белән берлектә тәмәке эшләнмәләре сатучыларга, кальян залларын даими контрольдә тотуга басым ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәйдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча киңәштеләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар