Зәй офыклары

Зәйдә әнисен үтерүче ир-атка карата суд бара

2018 елның 18 ноябрендә шәһәрнең Ленин урамындагы бер фатирда 35 яшьлек ир-ат олы яшьтәге әнисен вәхшиләрчә кыйнавы һәм буып үтерүе турында хәбәр ителгән иде инде. Бүген җинать кылучының эше шәһәр судында тикшерелә башлады.

РФ тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органы тарафыннан әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, хатын-кызның улы кулга алынды, аңа  карата үтерү буенча эш кузгатылган иде.
-Тикшерү версиясе буенча,  исерек ир-ат 63 яшьлек әнисенең күкрәгенә һәм башына аяклары белән күп тапкыр типкәләгән. Шуннан соң аны электр чыбыгы белән буа башлаган. Ирнең бергә яши торган хатыны әлеге фаҗиганең шаһиты булган. Ул иренең кулыннан чыбыкны тартып алырга һәм тынычландырырга тырышкан. Ләкин гаепләнүче ир хатынына үтерү белән янаган. Һәм, жгут алып, әнисен буып үтергән. Дәүләт гаепләүчесе җинаять кылучының гаебе тулысынча дәлилләнде дип саный. Ул җинаять эше материаллары, шаһитләр күрсәтмәләре, эксперт биргән нәтиҗә, җинаять кылуда кулланылган әйберләр һәм җинать эшенең башка материаллары белән дәлилләнгән,  - диде шәһәр прокуроры урынбасары Алексей Сизов.
Россия Федерациясенең Җинаять кдлексында әлеге төр җинаять кылган өчен гаеплене  6 елдан алып 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Бу сәгатьләрдә суд процессы тәмамлануга бара. Тиздән хөкем карары игълан ителәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: