Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча эшсезләр белән очрашу узды

Очрашуда “Демография” илкүләм проекты кысаларындагы “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты буенча һөнәри белем бирү мәсьәләләре турында сөйләшү булды.

Зәй мәшгульлек үзәгендә өч яшькә кадәрге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган хатын-кызлар белән очрашу узды.

Гражданнарга “Демография” илкүләм проекты кысаларындагы “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты буенча аерым категория гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру, “Россиядә эш” (“Работа в России”) гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасында укуга гариза бирү процессы турында мәгълүмат бирелде.

Шулай ук гражданнар “Россиядә эш”  мәгълүмат-аналитик системасында һәм “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проекты кысаларында белем алучы федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасында Һәркем өчен мөмкин булган белем бирү программалары исемлеге белән таныша алдылар.

Мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Ләйсән Багаутдинова һәм әйдәп баручы инспектор профконсультант Юлия Полякова ханымнарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр һәм катнашучыларга “Россиядә эш” мәгълүмати-аналитик системасында укуга гариза бирү процессын тулаем аңлаттылар.

Фото муниципаль сайттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев