Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадасы бара

Олимпиадада республиканың 34 уку йортыннан берәр студент катнаша.

Бу минутларда Зәй политехник колледжында һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар арасында тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадасы бара.
Олимпиадада катнашучылар өчен биредә “Гвардия” эзтабарлар отряды һәм “Застава” хәрби-патриотик клубы махсус күргәзмәләр оештырды. Алар чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Олимпиаданы ачы тантанасында колледж директоры Сергей Максимов, олимпиадада катнашучыларны сәламләп, олимпиадага 34 уку йортыннан берәр студент килүен билгеләп үтте.
Шунысын да әйтик, әлеге фән буенча мондый олимпиада Зәйдә беренче мәртәбә уздырыла.
Анда катнашучы студентлар теория һәм практик биремнәр үти. Алар төркемнәргә бүленеп, компьютерда тормыш иминлегенә кагылышлы 25 тест сорауларына җавап бирә, ә практикада исә автоматны сүтә һәм җыя белү, шәхси саклану чараларын файдалану, беренче медицина ярдәме күрсәтү, көч таләп иткән күнегүләр ясауда осталыкларын сыный.
Зәй колледжы данын конкурста беренче курс студенты Иван Белоногов яклый. Ул “Икътисад һәм бухгалтерия хисабы” белечлеге буенча белем ала.
Һәр төр бирем нәтиҗәләре буенча конкурсат гомуми баллар җыя. Җиңүчеләр тиздән ачыкланачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев