Зәй офыклары

Зәйдә педагоглар очкыч ясарга өйрәнде

Зәйнең балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү педагоглары өчен техник юнәлештәге авиамодель эшчәнлеге буенча республика семинары булды.

Аңа республика район-шәһәрләреннән өстәмә белем бирү педагоглары чакырылды. Аны ачу тантанасында катнашкан мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов кунакларны сәламләп, семинар эшенең файдалы һәм нәтиҗәле булуын теләде. Кунаклар иҗат йорты, аерым алганда техник юнәлештәге авиамодель эшчәнлеге белән якыннан танышты, мастер-класслар аша очкыч ясау һәм аларны ясау үзенчәлекләре буенча мәгълүмат алды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: