Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр белән очрашулар дәвам итә

Очрашулар пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү буенча консультация бирүдән гыйбарәт.

Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре пенсия фонды идарәсе белгечләре белән берлектә шәһәрнең бер приедприятиесе һәм үзәк район хастаханәсенең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре белән күчмә мәгълүмати очрашу уздырды. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күчмә чара гражданнарга пенсия реформасына бәйле законнардагы үзгәрешләр һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү буенча консультация бирү максатыннан оештырылды.

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгече чарада катнашучыларга пенсия алды яшендәге гражданнар өчен билгеләнгән ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары, күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шулай ук «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Пенсия фонды идарәсе белгече очрашуда катнашучыларга пенсия билгеләүнең яңа кагыйдәләре һәм шартлары, пенсиягә чыгуның актуаль мәсьәләсе буенча консультацияләр бирде. Чара ахырында барлык катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев