Зәй офыклары

Зәйдә политехник колледжны ресурс үзәге итү өчен 100 миллион сум акча тотылачак

Билгеле булганча, 2015 елда Зәй политехник колледж базасында ресурс үзәге булдыру турында ТР Хөкүмәте карары кабул ителде. Үзәкнең бурычы - предприятиеләр заказлары буенча югары квалификацияле эшчеләр әзерләү һәм эшче һөнәрләре буенча яңадан укыту. Ресурс үзәгенең матди-техник базасын ныгыту максатында укыту корпусын, колледж остаханәләрен капиталь ремонтлау өчен ТР Министрлар Кабинеты 61...

Билгеле булганча, 2015 елда Зәй политехник колледж базасында ресурс үзәге булдыру турында ТР Хөкүмәте карары кабул ителде. Үзәкнең бурычы - предприятиеләр заказлары буенча югары квалификацияле эшчеләр әзерләү һәм эшче һөнәрләре буенча яңадан укыту. Ресурс үзәгенең матди-техник базасын ныгыту максатында укыту корпусын, колледж остаханәләрен капиталь ремонтлау өчен ТР Министрлар Кабинеты 61 миллион сум акча бүлеп бирде. Җиһазлар өчен средстволарны ресурс үзәгенең стратегик партнерлары биреләчәк. Шулай итеп, колледжга бу максатка 100 миллион сум чыгымнар сарыф ителәчәк. Мондый масштаблы үзгәртеп корулар политехник колледжга төбәк өчен эшче элита формалаштыруда әйдәп баручы уку йорты ролен бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: