Зәй офыклары

Зәйдә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Бүген Зәйдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Ул шәһәрнең 7нче мәктәбе концерт залында оештырылды.

Анда бүлек личный составы, төрле елларда бүлектә хезмәт куйган ветераннар катнашты. Тантанада катнашучыларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев котлады. Ул чыгышында район эчке эшләр бүлегенең зәйлеләр иминлеген саклауда зур тырышлыгын билгеләп үтте.
Район эчке эшләр бүлегендә бүгенге көндә 157 хезмәткәр эшли. Бүлек эшчәнлекне елдан-ел яхшырта бара. Зәй эчке эшләр бүлеге барлык күрсәткечләр буенча үз төркемендә республикада өченче урында.
-Халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота. Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, сезнең  эшчәнлегегез белән бәйле. Халык полициягә ышана, үзен яклаячагына өметләнә. Ә полиция хезмәткәрләре өчен халык ышанычын яулау бик мөһим. Кайсы гына өлкәне алма, халык белән хокук сакчысы арасында ышанычлы мөнәсәбәт булган очракта, җинаятьләр дә тизрәк ачыклана, административ хокук бозу очраклары да вакытында туктатыла. Икътисади җинаятьләрне ачу да - сезнең хезмәт. Кануннарны бозучылар белән көрәштә киләчәктә дә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарырсыз, дип ышанам. Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм, барлык райондашлар исеменнән тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим, - диде чыгышында Валерий Григорьевич.
Тантанада бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгы  һәм район башкарма комитеты Рәхмәт хатлары, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге Мактау грамоталары тапшырылды.
Бәйрәм шәһәр иҗат коллективлары һәм бүлек хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелеп барды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: