Зәй офыклары

Зәйдә православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Зәйнең Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмә янында көйләнгән махсус урында православие динен тотучылар Качману бәйрәме йоласын үти. Изге чишмә янында дин әһелләре катнашындагы келәү көндезге сәгать 11дән 12гә кадәр үткәрелә. Дини чарада район җитәкчеләре дә катнаша.

Бүген Зәй районының биш храмында дини йола, келәүләр башкарылды. Аларда зәйлелэр генә түгел шәһәр-район кунаклары да катнашты. 

Изге чишмә янындагы дини чара барышында район башлыгы Разиф Кәримов изге теләкләрне җиткерде.

-Татарстан төрле милләт халыкларының бердәм,тату яшәүче үрнәк төбәге булып тора. Бездә һәр халыкның бәйрәме, дини йолалары мөһим. Бу Изге бәйрәмдә һәр гаиләгә иминлек телим, - дип ассызыклады ул. 

Ә Сергий атакай Кузнецов дини йоланы үтәде, үз чыгышында ул Качману бәйрәме килеп чыгу тарихына тукталды. 

  Изге чишмә буенда теләүчеләр өчен кайнар чәй дә оештырылган иде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: