Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә премиягә дәгъва кылучы педагоглар ачык тыңлауларга чыкты

Зәйдә агымдагы елда педагогик эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы конкурсында катнашып, премиягә дәгъва кылучы укытучылар ачык тыңлауларда чыгыш ясады.

Быел да  педагогик эшчәнлектә зур уңышка ирешкән өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премия биреләчәк.

Әлеге уңайдан бүген шәһәребезнең 2нче мәктәбендә педагогик эшчәнлектәге  уңышлары өчен премия  алуга дәгъва кылучы педагогларны ачыклау  буенча муниципаль комиссия утырышы булды. Шунысын әйтик, утырыш берүк вакытта ачык тыңлаулар форматында узды. Әлеге чарада конкурсны тормышка ашыру буенча муниципаль комиссия әгъзалары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, район-шәһәр депутатлары, массакүләм мәгълүмат чаралары, профсоюз оешмасы вәкилләре катнашты.
 

Чарада район мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина, чыгыш ясап, әлеге конкурсның ел саен уздырылуын, 200 мең сум күләмендәге  премияне (федераль бюджеттан) алуга таләпләрнең - катгый, конкурсның көчле  булуын билгеләп үтте.

Конкурста катнашырга теләк белдергән укытучылар – 1нче мәктәпнең математика укытучысы Әлфия Шәрәфетдинова, 2нче мәктәпнең математика укытучысы Альмира Мөхәммәткильдина һәм 7нче мәктәпнең физик культура укытучысы Регина Краснова һөнәри эшчәнлекләре  нәтиҗәләре буенча презентацияләр белән катнаштылар. Алар эшчәнлекләре буенча хисап тотып, укыту-тәрбия процессында нинди алымнар куллану һәм нинди уңышларга ирешүләре турында чыгыш ясадылар. Әйтергә кирәк, педагогларның барысы да республика күләмендәге конкурсларда катнашып премия алуга лаеклылар. Бу турыда мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина да  билгеләп үтте.

 

Автор фотолары.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев