Зәй офыклары

Зәйдә "Президент белән бергә" яшьләр мәйданчыклары эше дәвам итә

Бүген Зәйнең 35нче кварталы күпкатлы йортлар ишек алларының берсендә "Президент белән бергә" яшьләр мәйданчыгы эшләде. Район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, "Яшь гвардияче"ләр якын-тирәдә яшәүче кешеләрне, балаларны мәйданчыкка чакырып сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәде. Биредә балалар өчен төрле хәрәкәтчән уеннар оештырылды, төрле кул эшләре, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелде, шахмат-шашка...

Бүген Зәйнең 35нче кварталы күпкатлы йортлар ишек алларының берсендә "Президент белән бергә" яшьләр мәйданчыгы эшләде. Район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, "Яшь гвардияче"ләр якын-тирәдә яшәүче кешеләрне, балаларны мәйданчыкка чакырып сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәде. Биредә балалар өчен төрле хәрәкәтчән уеннар оештырылды, төрле кул эшләре, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелде, шахмат-шашка уеннарында ярышырга теләүчеләргә мөмкинлек тудырылды, ә район сәнгать осталары матур концерт программасы тәкъдим итте. Мәйданчыкта чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе халыкны район күләмендә баручы зур эшләр белән таныштырды.

- Быел без 14 күпкатлы йортны төзекләндердек, хәзерге вакытта җылылык, су системаларын кышкы чорга әзерлек буенча соңгы тикшерү эшләре бара. Гомумән без шәһәрдә йортларны кышка чорга әзерләүне 15 августка төгәллибез. Һәр йорт, һәр фатирда яшәүче зәйлегә бөтен уңайлыклар да тудырылган булу бик мөһим. Уңайлы шартларда яшәүче кешенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тартылуы сер түгел, шуңа да соңгы вакытларда шәһәрдә төрле спорт объектларын, мәйданчыкларны булдырабыз. Алар барысы да зәйлеләр, балаларыбыз өчен килегез, йөрегез, шөгыльләнегез, -диде ул халыкка мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: