Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәй прокуратурасы хезмәт хакын түләмәү факты буенча җинаять эше кузгатты

Зәй шәһәр прокуратурасы аерым бер җаваплылыгы чикләнгән ширкәт эшчәнлегендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерү үткәрде.

2019 елның сентябреннән 2020 елның мартына кадәр предприятиенең алты хезмәткәренә хезмәт хакы түләнмәгәнлеге ачыкланган. Хезмәт хакы буенча бурыч 493 мең сумнан артып киткән.

Прокурор тикшерүе материаллары буенча, тикшерү органнары алдагы көнне РФ Җинаять кодексының 145.1нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча (оешма җитәкчесе, эш бирүче тарафыннан шәхси кызыксынудан чыгып, ике айдан артык хезмәт хакын тулысынча түләмәү) җинаять эше кузгаткан.

Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контролендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев