Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә район башлыгы хезмәт коллективлары белән очраша

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләр белән дә, хезмәт коллективлары белән дә очраша. Предприятиеләрдә беренче шундый җыен ГРЭСтан башланды. Биредә ул агымдагы елның ярты елы нәтиҗәләре буенча район икътисады турында бәян итте, хезмәт коллективының эшчәнлеге белән танышты, дип яза район матбугат хезмәте.

 Разиф Галиевич шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе хезмәткәрләрен районның 2022 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, район территориясендә муниципаль, республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул үз чыгышында ГРЭС коллективының шәһәр тормышында мөһим роль уйнавын, район өчен социаль әһәмияткә ия булган проектларда катнашуын билгеләп үтте, энергетикларга җайга салынган эшләре һәм шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. 

Бүген халык җыены Яңа шәһәрдә яшәүчеләр белән 6нчы мәктәптә үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев