Зәй офыклары

Зәйдә район башлыгы сайланды

Бүген, 22 сентябрь көнне, өченче чакырылыш муниципаль шәһәр, район Советларының беренче утырышларында каралган төп мәсьәләләрнең берсе район башлыгын сайлау булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән бу вазифага моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган Разиф Гали улы Кәримов тәкъдим ителде. Депутатлар, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең район...

Бүген, 22 сентябрь көнне, өченче чакырылыш муниципаль шәһәр, район Советларының беренче утырышларында каралган төп мәсьәләләрнең берсе район башлыгын сайлау булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән бу вазифага моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган Разиф Гали улы Кәримов тәкъдим ителде. Депутатлар, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең район Советында төзелгән фракциясе әгъзалары Разиф Кәримовка зур ышаныч белдерделәр һәм ул бертавыштан район башлыгы итеп сайланды. Разиф Галиевич үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдереп, аны акларга ант итте.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре, шәһәр, район башкарма комитетлары җитәкчеләре вазифаларына конкурс игълан итү турында һ.б. мәсьәләләр каралды.

Район Советы утырышында район үсешенә керткән озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгы урынбасары Роберт Халитовка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, экология, табигатьтән файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Дәүләт Советы депутаты, "СПМП-Нефтегаз" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров, Дәүләт Советы депутаты, "Елховнефть" нефть һәм газ табу идарәсе башлыгы Рөстәм Хәлимов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: