Зәй офыклары

Зәйдә район Сабантуе гөрли

Татар халкының милли бәйрәме -Сабантуй үткәннәргә кире кайтара, туган җиргә мәхәббәтне, гореф-гадәтләргә хөрмәтне искәртә. Быел да милли бәйрәм Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында уза.

Ат чабышлары ипподромда узып, төп бәйрәм тамашасы халык яратып йөри торган паркка күчте. Биредә зәйлеләр һәм кунаклар яраткан ярышларны, милли уеннар, бәйге-тамашаларны, үзешчәннәр һәм башкала артистлары чыгышын хозурланып карый. Быел да бәйрәмгә нинди генә мәртәбәле кунаклар килмәгән! Зур сәхнәләрдән,  гадәттәгечә, хезмәт алдынгылары бүләкләнә. Мәйданда  исә кыр батырларының урыны түрдән, авыл хуҗалыгы тармагында күп еллар тырышып хезмәт куйган, аерым хезмәт үрнәкләре күрсәтүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырыла. Паркта бил алыш,  милли һәм спорт уеннары кыза бара. Кемнәрдер биеп, кемнәрдер җырлап күңел ача. Кемнәрдер исә очраша, гапләшә. Концерт-тамашалар мәйданчыкларыннан халык өзелми. Олысы-кечесе бәйрәм итә, күңел ача. Һәркайда бәйрәм рухы, күңел күтәренкелеге. Кыскасы, канат куя, җилкендерә ямьле Сабантуйлары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: