Зәй офыклары

Зәйдә районара тикшерү комитеты офисы ачылды

Бүген Зәйдә Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе Зәй районара бүлеге офисы ачылды. Казанская урамының 8нче йортында урнашкан бүлектә җиде кешелек коллективка эш өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. - Зәй районара тикшерү комитеты бүлеге Зәй, Сарман, Мөслим районнарын үз эченә ала. 2014 елның 15 гыйнварыннан Россия Федерациясе Президенты Указы белән...

Бүген Зәйдә Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе Зәй районара бүлеге офисы ачылды. Казанская урамының 8нче йортында урнашкан бүлектә җиде кешелек коллективка эш өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган.

- Зәй районара тикшерү комитеты бүлеге Зәй, Сарман, Мөслим районнарын үз эченә ала. 2014 елның 15 гыйнварыннан Россия Федерациясе Президенты Указы белән безнең структура формулировкасыннан "прокуратура каршында" дигән төшенчә төшеп калды. Шуңа да хәзер тикшерү комитеты мөстәкыйль орган буларак авыр җинаять эшләренә, салым өлкәсендә хокук бозуларга, коррупциячел гамәлләргә каршы көрәшә. Моны аңлап, безнең бу төбәктәге тикшерү комитеты бүлегенә аерым эшләү мөмкинлеге тудырылуга без бик шат, район җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез, - диде РФ тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин.

Ә Зәй районара тикшерү комитетына килгәндә, ул 2014 елның 28 октябрендә барлыкка килде. Аның җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев белдерүенчә, коллектив бүген үзенә йөкләнгән бурычны аңлап, җинаятьчелеккә каршы көрәштә нәтиҗәле хезмәткә йөз тота.

- Агымдагы ел башыннан без 52 җинаять эшен тикшердек. Шуның 45е суд каравына җибәрелде, ә 7 эш буенча җинаять эше закон нигезендә туктатылды. Хезмәткәрләр - барысы да югары һөнәри осталыкка ия белгечләр, шуңа да бу төбәктә җинаятьләргә каршы көрәштә, хокук бозуларны ачыклау буенча нәтиҗәле эшләрбез дип ышандыра алам, - ди Рамил Исмәгыйлев.

Тикшерү комитетының яңа офисында беренче эш көне РФ тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүләр белән башланды. Анда Зәйдән һәм Түбән Камадан кешеләр төрле җинаять эшләренә кагылышлы сораулар белән һәм оператив башкарылган эшләргә рәхмәт җиткерү нияте белән килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: