Зәй офыклары

Зәйдә республика күләм “КЭС-Баскет” уеннары үтте

Зәйнең 7нче мәктәбендә ике көн дәвамында баскетбол буенча республикакүләм "КЭС-Баскет" чемпионаты узды. Ярышларда Чаллыдан Менделеев, , Сарман, Мамадыш, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Алабуга районнарыннан 20 команда көч сынашты. Уенчыларны Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина, район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Васильева сәламләде. Ярышларга Валерий Терентьев хөкемдарлык итте. Уен...

Зәйнең 7нче мәктәбендә ике көн дәвамында баскетбол буенча республикакүләм "КЭС-Баскет" чемпионаты узды. Ярышларда Чаллыдан Менделеев, , Сарман, Мамадыш, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Алабуга районнарыннан 20 команда көч сынашты. Уенчыларны Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина, район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Васильева сәламләде. Ярышларга Валерий Терентьев хөкемдарлык итте. Уен нәтиҗәләре буенча кызлар арасында беренче урынны Зәйнең 4нче мәктәбе командасы яулады. Чаллының 15нче мәктәбе икенче, сарманлылар өченче булды. Малайлар арасында беренчелек - Чаллының 26нчы гимназиясендә, икенчедә - Әгерҗенең 2нче мәктәбе, өченчедә - Алабуганың 9нчы мәктәбе. Уеннарның уңайлы шартларда үткәрелүе өчен 7 мәктәп коллективына барысы да рәхмәт җиткерде. Ә 4нче мәктәпнең кызлар командасы район данын Бөгелмәдә республика финал ярышларында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: