Зәй офыклары

Зәйдә республика кооператорлары киңәшә

Бу минутларда Зәйдә Татарстан Республикасы кулланучылар берлегенең (Татпотребсоюз) агымдагы елның 10 ай эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буенча республика семинар-киңәшмәсе уза.

Ул башлыча әлеге структураның әзерләүләр эшчәнлегенә багышлана һәм “Әзерләүләр тармагы эшчәнлеген яхшырту һәм халыктан арткан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу  күләмнәрен арттыру чаралары турында” дип аталган тема астында үтә.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы  Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов  катнаша.
Хәзерге вакытта семинарда катнашучылар Зәй кулланучылар җәмгыятенең авыл хуҗалыгы катнаш кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән, аерым алганда, терлек чалу пункты, тире, йон, икенчел чимал склады  һәм башкалар белән танышалар. Алга таба семинарда катнашучылар  “Зәй” агросәнәгать паркында булачаклар. Аннан соң семинарның пленар өлеше башланачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: