Зәй офыклары

Зәйдә – республика ЮХИДИ идарәсе десанты

Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Транспорт белән идарә итүчеләрнең барысы да кагыйдәләр белән дус булса, һәлакәтләргә юл куел¬мас иде. Кызганыч, даими рәвештә профилактик чаралар уздырылып торуга карамастан, юллардагы фаҗигаләр дә, аларда зыян күрүчеләр саны да арта бара.

Менә инде берничә көн дәвамында Зәйдә республика ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Рафаэль Сәгъдиев җитәкчелегендә  ЮХИДИ идарәсенең профилактика десанты эшли.
Юл инспекторлары  район юлларында машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлеше буенча рейдлар оештыра,  руль артына исерек хәлдә утырган машина йөртүчеләрне ачыклый. Ике көн эчендә алар шактый гына кимчелекләрне ачыклаган.
Шунысын да әйтик, десант составында махсус автотранспорттан тыш, ТР юл-патруль хезмәте мотовзводы да катнаша. Бу очраклы түгел, Рафаэль Сәгъдиев сүзләренә караганда, мотоцикллар машиналарга караганда мобильрәк. Ә бу исә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән ачып котылу юлына баручыларны тиз арада тоткарлау мөмкинлеге бирә.
-Юлларда мотоцикл иярләүчеләрнең кайберләре коточкыч тавыш чыгарып хәрәкәт итә. Рейдларда без андыйларга карата да чара күрәбез. Безнең тавыш көчен үлчи торган махсус җиһазларыбыз бар, - диде Рафаэль Сәгъдиев.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: