Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә режиссер, актер Ринат Гәрәевне искә алалар

Ул җитәкләгән театрда канат ярып, зур сәхнәләргә күтәрелгән якташлар шактый.

Хәзерге минутларда “Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Зәйдә беренче профессиональ “Зәй утлары” җыр һәм көлке театрын оештырган режиссер, актер Ринат Гәрәевне искә алу кичәсе бара.  Ринат Гәрәев исән булса, аңа 76 яшь тулган булыр иде. 

Кичәне “Адымнар” татар мәдәният клубы оештырды. Аңа Ринат Гәрәев белән бергә эшләгән һәм  хезмәттәшлек иткән, театр сәнгатен үз иткән  зәйлеләр чакырылды.

Чарада якташның  татар миниатюралар театрын ачуы, аңа халык агиттеатры исеме бирелүе, аннан Зәйдә профессионал “Зәй утлары” җыр һәм көлке театрын оештыруы турында сүз бара, хәтер-хатирәләр барлана. Ринат Гәрәев җитәкләгән театрда канат ярып, зур сәхнәләргә күтәрелгән якташлар шактый.

Зәйлеләр Ринат Гәрәев сәхнәләштергән Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә”, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә”, Әнгам Атнабаевның “Балакайларым”, Туфан Миңнуллинның “Кырларым-тугайларым” һ.б. спектакльләрен яхшы хәтерли булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев