Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов район активы белән очрашты

28нче бермандатлы Түбән Кама сайлау округыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Олег Морозов үз округы сайлаучылары белән даими очрашып тора.

Олег Викторович бүген Зәйдә булып, “Энергетик” Мәдәният сараенда район активы белән очрашты.

Очрашу Олег Морозовның депутатлык сыйфатында ярты еллык хисабы форматында узды. Ул чыгышында  РФ Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законлылык комитетында эшләүче буларак, соңгы чакырылыш депутатлык чорында парламент кабул иткән законнарның әлеге комитет аша узуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта  ул  Дәүләт Думасында Татарстан  мәнфәгатьләрен яклауга керткән эшчәнлеге турында да бәян итте.

“Бердәм Россия” партиясе быел көз Россия Федерациясе Дәүләт Думасына шул партиядән депутатлыкка тәкъдим ителәчәк кандидатларны барлый, аларны сайлаучыларга тәкъдим итә башлады. Алдан тавыш бирү (праймериз) 24 майдан 30 майга кадәр үтәчәк. Әлеге чараларда халык фикерен өйрәнеп, проблемаларны ачыклап, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге “Халык программасы”н эшләячәк. Шунысын да әйтик, Олег Морозов РФ Дәүләт Думасына быелгы сайларда да катнашачак һәм, бермандатлы округ аша теркәлеп, депутат мандаты өчен көрәшәчәк.

Очрашуда Олег Морозов “Бердәм Россия” партиясенә яңа гына кергән бер төркем зәйлеләргә партия билетлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев