Зәй офыклары

Зәйдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бүген иң беренчеләрдән булып тавыш бирү участогына 82 яшьлек Мария апа килде

Зәйдә иртәнге сәгать 8 дән барлык 64 сайлау участоклары да эшкә кереште. Безнең газета журналистлары урыннарда эшли. Николай Шамионов, мәсәлән, шәһәрнең 4нче мәктәбендә урнашкан 1437нче сайлау участогында тавыш бирү барышын күзәтте.

 Биредә барлыгы 1350 зәйле РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен   үз тавышын бирергә тиеш. Алдан тавыш бирү барышында инде барлык сайлаучыларның 78 проценты үз сүзен әйтергә өлгергән. Ә бүген сайлау участогына иң беренчеләрдән булып 82 яшьлек Мария Пудова килгән. Ул ил киләчәге өчен балалар, оныкларымны күздә тотып тавыш бирәм, яхшы үзгәрешләр өчен, дип белдерде.  

#РоссияГолосует

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: