Зәй офыклары

Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары көтелә

24-26 гыйнварда "Яшьлек" боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары уза.

Бил алыш Ринат Фәрдиев хәтерен мәңгеләштерү, Россия һәм  республикада көрәшне  популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, көчле көрәшчеләр һәм командаларны ачыклау, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан оештырыла.

1999 елдан башлап татар-башкорт көрәше буенча район ярышлары 9 ел дәвамында Ринат Фәрдиев призына узды, 12 ел рәттән алар аның истәлегенә багышлана. 2016-2018 елларда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры республика ярышлары статусында узды. Икенче ел  инде ярышлар Бөтенроссия статусында үткәрелә.
Аңа республикабыз район-шәһәрләре, Россия төбәкләреннән шактый   спортчының килүе көтелә. Әлеге мәртәбәле ярышларда республикадан - 18, Россия төбәкләреннән 15 командада көрәшчеләр бил алышачак.
Турнирга Ринат Фәрдиевнең туганнары, дуслары, аның белән бергә иңгә-иң торып эшләгән җитәкчеләр, спорт ветераннары чакырылды. Бил алышта  Зәй данын Динар Кәримов, Илнар Хәйруллин, Булат Гадершин, Айнур Әхмәтшин, Руслан  Хәмидуллин,  Альберт Сәхабиев, Илдар  Хәмитов, Рамил Фаршатов, Азат  Кашапов, Сергей Павлик яклаячак.
 Әлеге ярыш – каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узачак көрәш турниры алдыннан бил алышучыларга чирканчык алу да.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: