Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә "Һәркем белергә тиеш!» дигән мәгълүмат акциясе узды

Кичә Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтелде.

Кичә - 16 майда «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданында «һәркем белергә тиеш!» Бөтенроссия мәгълүмат акциясе узды. Ул майның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланды.

«Кайгырту» ирекле хәрәкәте волонтерлары тарафыннан халык арасында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча мәгълүмати брошюралар таратылды.

Бу көнне бөтен дөнья кайгылы, әмма бөтен кешелек өчен кирәкле һәм мөһим датаны — Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтә. Быел  ул 16 майга туры килде. Акциянең максаты -яшьләр арасында ВИЧ-инфекция таралуны кисәтү, җәмәгатьчелек игътибарын кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү, ВИЧ һәм СПИД мәсьәләләре буенча яшьләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә карата җәмгыятьнең толерант мөнәсәбәтен формалаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев