Зәй офыклары

Зәйдә “Россия укучылары хәрәкәте” әгъзаларының район слеты узды (видео)

Россия Президенты Указы белән “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы төзелгән иде.

 Әлеге  хәрәкәтнең эшчәнлеге дүрт юнәлештә алып барыла: алар - иҗади үсеш, ягъни мәктәп укучылары арасында төрле һөнәрләрне, сәламәт яшәү рәвешен таныта торган “Шәхесне үстерү”, моннан тыш “Гражданлык активлыгы”, мәгълүмати-медиа һәм хәрби-патриотик юнәлешләр.
Районыбызда “Россия укучылары хәрәкәте”н (РДШ) беренче булып Иске Зәй бистәсендәге 1нче мәктәп башлап  жибәргән иде. Әлеге гомумроссия хәрәкәте сафларына тантаналы рәвештә иң актив, иң үрнәк, иң алдынгы, сәләтле балалар кабул ителде. Хәзер әлеге хәрәкәт мәктәпнең 50дән артык укучысын берләштерә.
Бүген мәктәптә “Россия укучылары хәрәкәте”нең район слеты булып узды. Ул хәрәкәткә өч ел тулу уңаеннан оештырылды.
Бирегә шәһәр-районың башка мәктәпләреннән “Россия укучылары хәрәкәте”ндә торучылар да килде. Слетта катнашучылар  1нче мәктәпнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Бу турыда укытучылар да, укучылар үзләре дә чыгыш ясады. Төрле юнәлешләр буенча оештырылган мастер-класслар, түгәрәк өстәл, аралашу слетта катнашучылар күңеленә хуш килде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: