Зәй офыклары

Зәйдә Сабантуе ат чабышлары белән башланды

Элек-электән Сабантуйның төп бизәкләренең берсе булып ат чабышлары саналган. Быелгы Сабантуе да Зәйдә шәһәр ипподромында ат чабышлары белән башланды.

Иң кызыклысы ул быел  Чаллыдан килгән ат спорты мәктәбенең акробатчылары катнашындагы театрлаштырылган тамаша, күрсәтмә чыгышлар белән башланып китте. Искиткеч тамашаны халык таң калып күзәтте.

Ә ат чабышларына килгәндә  Зәй районында да «ат җене» кагылганнар аз түгел. Чаптарларны дәртләндереп, кайсы атның алга ыргылуы, кайсының артта калуы турында тәфсилләп сөйләп торучы район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Шәфыйк Хәмидуллин атлар финишка якынлаша башлауга сикереп торып сөйли башлый. Аның белән бергә халык та аһ итә. Берәүләр үзе җан аткан юртакның артта калуына офтанса, икенчеләр алдан килгәненә сөенә. Җан атып, көч биреп тора тамашачы.

Беренче чабыш төркемендә татар токымлы атлар узышка чыкты. 6 ат арасында Лениногорский районыннан килгән “Акморза” кушаматлы ат финишка беренче килде. Икенчедә Урта Баграж авылыннан Петр Тазов аты. Өченчедә шул ук авылдан А. Бутаков аргамагы. Икенче төркемдә 1200 метр арага шулай ук 6 ат ярышты. Анда беренче урында Удмуртиядән килгән “Редбери Барс”, икенчедә Түбән Камадан  “Пангалея”, өченчедә Азнакайдан килгән “Турбик” кушаматлы атлар булды. Өченче төркемдә 1600 метр арага узышлар игълан ителде. Биредә Кама Аланыннан “Гордость”- I, “Грамматик” -  II, Түбән Камадан “Греат-Глори”- II. Алга таба инглиз-гарәп токымлы өч чабышкы страт алды, алар арасыннан 2400 метр араны беренче булып Петр Тазовның “Дублер” кушаматлы аты үтте. Икенчедә Якты Күл авылыннан “Стрела”, өченчедә Урта Пәнәчедән “Москвич” кушаматлы юртаклар. Бишенче төркемдә узышлар яхшыртылган токымлы атлар арасында узды. Бу юлы Кама Аланыннан “Фибия” гә тиңнәр булмады. Икенче булып Иске Зәйдән “Касьян”, өченче булып “Таура” кушаматлы аргамаклар килде. Соңгы алтынчы төркемдә районыбыз фермерлары, җирле эшмәкәрләр атлары узышларга чыкты. Биш ат арасында “Гретта” –I, “ Фисташка” – II, “Кызымка” – III урыннарны алдылар.

 Призлы урыннар алучы атлар муенына Сабантуй сөлгеләре, аллы-гөлле тукымалар бәйләнде, ә җайдакларга, чабышкы хуҗаларына акчалата бүләкә сертификатлар тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: