Зәй офыклары

Зәйдә Сабантуй кайда узачак?

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы күчмә утырышы Кадер мәдәният йортында узды. Анда сүз милли бәйрәмебез Сабантуйларга әзерлек барышы һәм аны үткәрү турында барды. Район Сабантуен үткәрүдә үзгәрешләр бар: ул быел Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында узачак, моңа бәйле рәвештә бәйрәмне уздыруда яңалыклар да булачак. Утырыш ахырында Кадер, Әхмәт, Туңылҗа авыллары мәдәният хезмәткәрләре...

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы күчмә утырышы Кадер мәдәният йортында узды. Анда сүз милли бәйрәмебез Сабантуйларга әзерлек барышы һәм аны үткәрү турында барды. Район Сабантуен үткәрүдә үзгәрешләр бар: ул быел Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында узачак, моңа бәйле рәвештә бәйрәмне уздыруда яңалыклар да булачак.

Утырыш ахырында Кадер, Әхмәт, Туңылҗа авыллары мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан районда игълан ителгән Хезмәт кешесе елы уңаеннан "Хезмәт сөйгәнне - халык сөйгән" дип исемләнгән чара да күрсәтелде. Матур хезмәт юлы үткән Ивановлар династиясе, Федор Архиповлар сәхнәгә күтәрелеп хөрмәтләнде.

Бу турыда тулырак язма газетабызда урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: