Зәй офыклары

Зәйдә салкын тидереп авыручылар саны артуы күзәтелә

Үзәк матбугат чаралары мәгълүматы буенча, Россиянең берничә төбәгендә гриппнең эпидемия бусагасын үтүе билгеләнгән. Бу 17 федераль субъектта һәм 8 шәһәрдә күзәтелә икән. Алар арасында безнең республикага чиктәш Киров өлкәсе дә бар. Россиядә, салкын тидереп авыручылар күп булу сәбәпле, 220 мәктәп һәм 50дән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Безнең районда исә...

Үзәк матбугат чаралары мәгълүматы буенча, Россиянең берничә төбәгендә гриппнең эпидемия бусагасын үтүе билгеләнгән. Бу 17 федераль субъектта һәм 8 шәһәрдә күзәтелә икән. Алар арасында безнең республикага чиктәш Киров өлкәсе дә бар. Россиядә, салкын тидереп авыручылар күп булу сәбәпле, 220 мәктәп һәм 50дән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Безнең районда исә әле санитар табиблар хәлне бик кискен дип бәяләми, грипп диагнозы куелу очрагы юк. Соңгы атнада кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручы 178 кеше теркәлгән, бу алдагы атнага карый, 54 кешегә күбрәк. Барлык авыручыларның 62сен мәктәп укучысы, 44ен балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: