Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә санитар чистарту икеайлыгы кысаларында беренче өмәләр башланды

Беренче өмәләрдә зәйлеләр биләмәләрне тәртипкә китерү эшенә кереште.

Республикада, шул исәптән Зәйдә, санитар чистарту икеайлыгы башланды. Апрель-май айларындда зәйлеләрне зур эш-гамәлләр көтә. Район-шәһәр оешма-учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре үз һәм үзләренә беркетелгән, ишегалды биләмәләрен санитар чистарту, спорт һәм балалар мәйданчыклары, йорт ишегалларындагы кече архитектура формаларын ремонтлау һәм тәртипкә китерү, йортлар фасадлары, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, агачларны формалаштыру буенча эшләр башкарачак. Юл хезмәтләренә дә бу чорда эш күп. Алар су агу торбаларын, урман полосаларын чистартырга, стойкаларны тиешле хәлгә китерергә, юл билгеләрен яңартырга, автобус тукталышларын ремонтлау һәм буяу эшләрен активлаштырырга ниятли.
Хәзерге вакытта кар кузгату эше бара. Узган җомгада беренче өмәләр узды. Биләмәләрен тәртипкә китерү эшенә “Энергетик” Мәдәният сарае хезмәткәрләре, елдагыча, актив кереште.


- Без өмәдә мәдәният сарае тирәсендә тизрәк эретү максаты белән кар тарату эшләрен башкардык, алга таба чүп җыю, себерү, агачларны буяу кебек эшләр планлаштырыла, - ди “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннур Миннекаев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев