Зәй офыклары

Зәйдә сайлау участокларында кызыклы   күргәзмәләр дә тәкъдим ителә 

Сайлау участокларындагы кызыклы күргәзмәләргә кешеләр битараф түгел.

 

 

Политехник колледж бинасына урнашкан 1448 нче сайлау участогы сайлаучыларны  бина фойесында студентлар  теккән кием-салымнар күргәзмәсе белән каршы ала. Сайлаучылар аның тирәсеннән битараф кына узмый. Аннан бераз читтәрәк кондитер эшләнмәләре сатып алу мөмкинлеге дә бар.  Әлеге участок сайлаучылары да актив:  көндезге сәгать бергә  биредәге сайлачыларның  яртысы сайлаган иде инде. Алар - исә әлеге участокта барлыгы 1740.

-Сайлауга кечкенә кызым Адилә белән килдем. Аның бирегә килеп сайлау барышын күрәсе килде. Без балаларга   үрнәк булырга тиеш бит, –ди яшь ана Вероника Бәгъдәнурова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: