Зәй офыклары

Зәйдә сайлаучылар үз ишегалларын яхшырту буенча анкеталаштыруда актив катнашалар

Быелгы сайлауларның үзенчәлеге шунда, шәһәр сайлау участокларында волонтерлар ишегалдын төзекләндерүгә тәкъдим язу өчен анкета тараталар.

Билгеле булганча, республикада “Безнең ишегалды” проекты старт алды. Әлеге уңайдан Зәйдә дә йортларда яшәүчеләр фикерен белү максатында ишегалларында 12 җыелыш узды. Зәйлеләр ишегалларын төзекләндерү буенча шактый фикер-тәкъдимнәр керттеләр.
Гражданнар ишегалдында иң беренче нәрсәне үзгәртергә кирәклеген бүген анкетада да  күрсәтә. Анкеталар шәһәрдә яшәүчеләргә сайлау көненә кадәр дә таратылды, волонтерлар бу эшне сайлаулар барышында да башкара. Шәһәр сайлау участокларында 40тан артык волонтер эшли. Алар барысы да – Зәй политехник колледж студентлары.
 Анкетада  ишегалдын төзекләндерүдә кайсы эшләр аеруча өстенлекле, дигән бер сорау язылган. Анкеталаштыруда катнашучылар,  1 дән 10 га кадәр балл белән бәяләп, һәр критерий  (алар - 7) буенча җавап яза. Тутырылган анкеталар  махсус урналарга җыела.
Анкета нәтиҗәләре нигезендә, һәр ишегалды буенча теләкләр рейтингы төзеләчәк һәм тиздән  һәр ишегалды буенча нәтиҗәләр игълан ителәчәк.
-“Безнең ишегалды” - яхшы уйланылган проект.
Әлбәттә, ул халык тарафыннан хуплана. Кешеләр өчен ишегалды торышы  бик мөһим.   Бу культура дәрәҗәсен дә күрсәтә, кешеләр кәефендә дә чагылыш таба, - диде  сайлауга килгән Нияз Салихов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: