Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә "Шартлы хөкемгә тартылучы - бурычлы" оператив- профилактик операциясе бара

Операция 17 майдан 21 майга кадәр үткәрелә.

Бу көннәрдә Зәйдә "Шартлы хөкемгә тартылучы - бурычлы" профилактик операциясе бара. Аның барышында җиза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә хөкем ителгәннәрнең яшәү урыны буенча тикшерүләр уздыралар. Операциянең максаты -җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучы һәм бер үк вакытта башкарма производство буенча бурычлары булган хөкем ителүчеләрнең  бурычларын түләттерү буенча эшнең нәтиҗәлелеген арттыру.

-Без хөкем ителүчеләр белән бурычларны вакытында түләп бетерү, эшкә урнашу, шулай ук кабат җинаять кылу һәм хокук бозу юлына басмау, суд тарафыннан йөкләнгән бурычларны үтәү зарурлыгы турында профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, - ди җәза үтәтү инспекциясенең Зәй  районы филиалы башлыгы  Андрей Иванов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев