Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр белән психолог кисәтү эшләре алып бара

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге район җәзаларны үтәтү инспекциясе белән иректән мәхрүм ителгән затларга социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча хезмәттәшлек итә.

3 августта социаль участокта – Зәйнең җәзаларны үтәтү инспекциясе базасында психологик эш оештырылды.

“Радость” үзәге психологы Анастасия Бычкова шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр белән шәхси консультацияләр үткәрде.
 

“Кеше нинди генә ялгышлар ясаса да, аның төзәлергә, җәмгыять өчен файдалы булырга теләге бар. Консультация барышында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең карашларын үзгәртү буенча сөйләшүләр алып барылды, киңәшләр бирелде”, -ди Анастасия Бычкова.
 

Фото “Радость” үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев