Зәй офыклары

Зәйдә “Шатлык” үзәгендә “Ачык йөрәкләр” программасы тормышка ашырыла

Зәй “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче әниләр өчен “Ачык йөрәкләр” программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Әлеге программаның максаты - сәламәтлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, әти-әниләргә өй шартларында тәрбия һәм коррекция  процессын оештыруда булышу, баланың үсешенә уңай йогынты ясарлык психологик климат тудыру. Әти-әниләргә ярдәм төрле формаларда күрсәтелеп, авыру баланың психологик  үзенчәлекләре, аңа булган караш, тәрбиядә гаиләнең роле кебек сораулар карала. Гаиләдә уңай микроклиматка ничек ирешү кебек актуаль темалар коммуникатив тренинглар аша өйрәнелә.
Күптән түгел әлеге программа кысаларында социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен юридик консультация оештырылды. Бу чара “түгәрәк өстәл” рәвешендә узды. Анда катнашучылар яшәү шартлары, торак һәм дарулар белән тәэмин ителеш турында мәсьәләләрне  күтәрделәр. Үзәк белгечләре белән аралашып әти-әниләр үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап таптылар, ә психологның киңәшләре алар өчен  киләчәк тормышка ышаныч белән карарга , үз көчләренә ышанычны арттырырга зур ярдәм.
Юлия Верхотурцева, үзәк психологы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: