Зәй офыклары

Зәйдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе дә сайланды

Дүртенче чакырылыш Зәй шәһәре Советының алтынчы утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайлау булды.

Әлеге вакантлы урынга депутатлар каравына өч кандидатура тәкъдим ителде. Алар - Роберт Садретдинов, Альберт Сафин, Регина Смирнова. Өч кандидат та - Зәйдә нәтиҗәле эшләре белән билгеле кешеләр. Район башлыгы Разиф Кәримов аларның өчесе турында да тырыш, үзләренә йөкләнгән бурычны намуслы үтәүче кешеләр, дип ассызыклады.

- Кандидатлыкка тәкъдим ителүчеләр шактый булды, төп игътибар теория белән генә түгел, гамәлдә нәтиҗәле эш күрсәткән кешеләргә бирелде, - диде район башлыгы.

Депутатлар исә бертавыштан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп Роберт Садретдиновны сайлады.

Ул озак еллар Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Зәй районы һәм шәһәре  буенча вәкиле буларак тырыш хезмәт куйган җитәкче сыйфатында  зәйлеләргә яхшы таныш. Соңгы вакытта ул шәхси эшен ачып, хезмәт куйды.

Утырышта шулай ук шәһәрнең алдагы елларга социаль-икътисади үсеше фаразланды, 2021 елга шәһәр бюджеты һәм 2022-2023 елларга бюджет планы кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: