Зәй офыклары

Зәйдә Шәһәр көнендә Россия рекорды куелды

Зәйнең быелгы Шәһәр көне иң зур “Татлы мамык” пешерү белән дә истә калачак.

                  Ринат Фәрдиев исемендәге паркның  “Шикәр Fest” дип аталган мәйданчык тәм-том яратучыларны гына түгел, бик күпләрне үзенә җәлеп итте. Чөнки биредә районыбыз тарихында тәүге мәртәбә “Татлы мамык” ясау буенча Россия рекорды куелды. Махсус палаткада әзерләнгән “Татлы мамык”ның рекордлы булуын Мәскәүдән  килгән белгеч  бәяләде. Ул татлы ризыкның буе 2 метр, иңе 66 сантиметр һәм авырлыгы 2,7 килограмм булуын раслады.
Зәйдә рекорд куелу турында сертификат район башлыгына тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: