Зәй офыклары

Зәйдә сәламәт яшәүне пропагандалаучы яңа берләшмә оешты

Күптән түгел Зәйдә "Заинск - СПАРТА" яшьләр берләшмәсе оешты. Әлеге хәрәкәт яшь шәхеснең киңкырлы үсештә булуын күздә тота, бигрәк тә алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җитди басым ясый. Студент яшьләрне бергә туплаган оешма әгъзалары җиңелчә йөгерешләр, велосипедларда шәһәр тирәли кечкенә сәяхәтләр, волейбол, футбол буенча ярышлар оештырдылар, шәһәрне чүп-чардан арындыруда катнаштылар,...

Күптән түгел Зәйдә "Заинск - СПАРТА" яшьләр берләшмәсе оешты. Әлеге хәрәкәт яшь шәхеснең киңкырлы үсештә булуын күздә тота, бигрәк тә алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җитди басым ясый. Студент яшьләрне бергә туплаган оешма әгъзалары җиңелчә йөгерешләр, велосипедларда шәһәр тирәли кечкенә сәяхәтләр, волейбол, футбол буенча ярышлар оештырдылар, шәһәрне чүп-чардан арындыруда катнаштылар, моңа өстәп бергәләп инглиз телен өйрәнү, китап уку конференцияләре үткәрү дә гадәткә кереп килә. Алга таба алар Зәй елгасы буйлап көймәләрдә йөзүне дә, урманнарга җәяүләп сәяхәт оештыруны да планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: