Зәй офыклары

Зәйдә сәләтле балаларны хөрмәтләделәр

Бүген Зәйдә “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте “Сәләтле балалар” хәйрия фонды призерларының XV слеты үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан, фонд үз канаты астына алган тугыз районнан төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучылар (155 укучы) һәм аларның укытучылары катнашты.

“Татнефть” компаниясе  күп кенә социаль программаларны тормышка ашыра.
- 2018 елда компаниянең  “Сәләтле балалар”, “Рухият”, “Мәрхәмәт”, “Тазалык”    һәм башка мөстәкыйль рәвештә эшләүче фондлары “Татнефть”нең бердәм хәйрия фонды” буларак берләште. Алда әйтелгән программалар үз функцияләрен, персоналын, финанслау күләмнәрен саклап, бер фондка кертелделәр.”Сәләтле балалар” программасы һәр елны талантлы укучыларга ярдәм күрсәтә. “Мәктәп укучылары – XXI гасыр фәненә” дип аталган конференция үткәрү, фәннәр олимпиадалары буенча Бөтенроссия җыелмасын әзерләү буенча кышкы мәктәп оештыру, фонд призерлары слетларын уздыру  күркәм гадәткә әверелде. Аларда Татарстан Респупликасы данын Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда яклаучы йөзләгән укучы катнаша.   “Сәләтле балалар” фонды призерлары слетын ел саен нефть төбәге шәһәрләренең берсендә  уздырабыз.  Узган уку елы нәтиҗәләре буенча  “Сәләтле балалар” фонды призерлары слетын үткәрүгә  чират быел Зәйгә җитте,    - диде “Сәләтле балалар” программасының комиссия рәисе Леокадия Садчикова.
Слетның программасы шактый кызыклы һәм үз эченә күптөрле чараларны алган иде. Башта шәһәрнең 7нче мәктәбендә районнардан килгән укучылары өчен 3 мәйданчыкта мастер- класслар оештырылды. “Нефть кухнясы”, “Һөнәри юнәлеш” һәм “Нанотехнологияләр әлифбасы” дип аталган мастер-класслар укучылар күңеленә хуш килде. Балалар  белән Мәскәү уку йортларыннан килгән белгечләр эшләде.
 Слетның пленар өлеше  “Энергетик” Мәдәният сараенда уздырылды. Сәләтле балалар һәм аларның укытучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Ул чыгышында “Сәләтле балалар” фондының иң игелекле традицияләргә нигезләнеп, балаларга максатларына ирешер өчен старт бирүен билгеләп үтте, “Татнефть” ААҖенә иҗади эшләүче укытучыларга ярдәм итүе өчен район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән рәхмәт белдерде, ә бирегә җыелган укучыларны республика горурлыклары дип атады, укучыларга үз сәләтләрен алга таба да үстерүләрен, киләчәктә  республика, Россиянең абруйлы югары уку йортларына кереп укуларын теләде.
Интеллектуаль форумнарда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга һәм аларның остазларына  акчалата бүләкләр  тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: