Зәй офыклары

Зәйдә сәләтле укучыларга район башлыгы грантлары тапшырылды

Зәйдә уку елы тәмамланыр алдыннан бер укучыга Ринат Фәрдиев исемендәге премия, ә фән олимпиадаларының республика этаплары җиңүчеләре һәм призерларына район башлыгы премияләре тапшыру күркәм гадәткә әверелде. Премияләр тапшыру һәр елдагыча киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында тантаналы төстә район хакимиятендә узды.

Уку елының иң яхшы  укучысына Ринат Фәрдиев исемендәге махсус премия  бирү 2010 елда гамәлгә куелды. Премиянең күләме - 30 мең сум. Конкурс комиссиясе карары белән быел премиягә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең ХI сыйныф укучысы Алинә Җиһаншина лаек дип табылды.
2007 елдан башлап районда “Сәләтле укытучы – сәләтле укучы” дип аталган район башлыгы грантлары да гамәлгә керде. Акчалата премияләр  олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына нәкъ менә шуның кысаларында бирелде. Район башлыгы кулыннан быел 26 укучы грант алды. Аларның укытучыларына шулай ук грантлар тапшырылды.  Шунысын да әйтик, фән олимпиадаларының муниципаль һәм республика этапларында катнашу нәтиҗәлелеге рейтингы буенча 2018-2019 уку елында шәһәрнең 7нче мәктәбе – лидер. Мәктәпкә күчмә кубок тапшырылды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: