Зәй офыклары

Зәйдә согы арада гына полиция хезмәткәрләре законсыз алкоголь әйләнеше буенча ике очракны ачыклады

Зәй эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре соңгы вакытта район территориясендә легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнеше буенча берничә фактны ачыклады. Узган атнада иртәнге сәгать 4 тә ЮХИДИ хезмәткәрләре Казахстаннан Чаллыга килүче автомобильне туктатып тикшергәндә РФ акциз маркасыз Казахстан аракысына юлыга, атна башында районның бер авылында...

Зәй эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре соңгы вакытта район территориясендә легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнеше буенча берничә фактны ачыклады. Узган атнада иртәнге сәгать 4 тә ЮХИДИ хезмәткәрләре Казахстаннан Чаллыга килүче автомобильне туктатып тикшергәндә РФ акциз маркасыз Казахстан аракысына юлыга, атна башында районның бер авылында спирт катнашкан сыеклыкны лицензиясез сатучы берәү ачыкланды.

- ЮХИДИ хезмәткәрләре олы юл аша автомобильләрне туктатып тикшерү барышында Казахстанда җитештерелгән легаль булмаган алкоголь продукциясенә юлыгулары турында хәбәр иттеләр. Тикшерү барышында Казахстанның бер шәһәреннән килүче машинаның Чаллыга законсыз алкоголь алып килүе ачыкланды. Анда барлыгы 110,5 литр алкоголь продукциясе булуы ачыкланды. Аның 108 литры - аракы, калганы коньяк булып чыкты. Ә бу атна башында законсыз алкоголь әйләнешенә каршы эшчәнлек кысаларында, без районның бер авылы кибетендә легаль булмаган спиртлы эчемлек сатылуы турында мәгълүмат алдык. Тикшерүләр барышында 3 тартма спирт кушылган лосьон табылды. Әлеге кибетнең спиртлы катнашмалар сатарга лицензиясе юк. Шул ук вакытта лосьон шешәләренең ясалма булуына да шик туа. Без барлык законсыз спиртлы катнашмаларны алдык, - ди бүлекчәнең оперуполномоченные, полициянең кече сержанты Руслан Архипов.

Гомумән, районда ел башыннан 500 литрга якын законсыз алкоголь продукция әйләнештән алынган. Шуларның 490 литры - Казахстаннан китерелгән ясалма эчемлек, калганы - өй шартларында әзерләнгән спиртлы катнашмалар.

- Кешеләр кибеттә сатуга куелган махсус тикшерү үтеп закон нигезендә сатылучы спиртлы эчемлекләрне куллануга карый, сыйфаты шикле очсызлы алкоголь продукциясен куллануны хуп күрәләр. Организмны белә торып агулау турында да истән чыгарырга ярамый. Мәсәлән, Казахстаннан кайтарылучы алкоголь продукциясенең агулы матдәләргә бай булуы инде дәлилләнде. Әле без бу көннәрдә законсыз әйләнештән алынган спиртлы катнашмаларны Чаллыга экспертизага җибәрдек. Әгәр аларның составы куллану өчен зарарлы дип табылса, бу җинаять җаваплылыгына тарту белән яный. Махсус лицензиясез алкоголь продукциясе яки спирт кушылган катнашмалар сатылса, ул Административ хокук бозулар кодексы буенча җавап тотуга китерә. Мәсәлән, кибет хуҗасына 40-50 мең сумга кадәр, сатучыга 2-2,5 мең сумга штраф салына. Ә инде ул продукция кеше сәламәтлегенә зыян китерсә, җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималы бар. Шуңа күрә, шикле спиртлы эчемлек кулланучының да, аны сатучының да ахырынуйлаулары бик мөһим, - дип ассызыклый эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эш бүлекчәсе башлыгы Наил Абдуллин.

Ә шәһәрдә халык телендәге "фанфуриклар" белән сату итүчеләргә килгәндә, аларны авызлыклау чаралары да гамәлгә ашырыла. Берсе - Төзүчеләр, икенчесе Ленин урамындагы шундый шикле әйберләр белән сату итүдә шикләнелүче сәүдә нокталары хуҗалары белән профилактик сөйләшүләр алып барылган. Төзүчеләр урамындагы сәүдә ноктасы 7 июльдә хуҗасы теләге белән ябылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: