Зәй офыклары

Зәйдә социаль объектларга җылы бирелә башлады

Зәй ГРЭСы 2015-2016нчы еллар җылыту сезонына тулысынча әзер. Бу турыда предпрпиятиенең район башкарма комитеты җитәкчесе имзалаган махсус документы бар. Әлеге мәгълүмат бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында предприятие җитәкчесе Сергей Токмачев үткәргән матбугат конференциясе барышында җиткерелде. Станция җылыту чоры башланганчы җылылык челтәрендә кирәкле булган барлык төзекләндерү эшләрен үз вакытында сыйфатлы...

Зәй ГРЭСы 2015-2016нчы еллар җылыту сезонына тулысынча әзер. Бу турыда предпрпиятиенең район башкарма комитеты җитәкчесе имзалаган махсус документы бар. Әлеге мәгълүмат бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында предприятие җитәкчесе Сергей Токмачев үткәргән матбугат конференциясе барышында җиткерелде. Станция җылыту чоры башланганчы җылылык челтәрендә кирәкле булган барлык төзекләндерү эшләрен үз вакытында сыйфатлы башкаруга иреште. Авария килеп чыгу куркынычы булган 13 участокта торбаларны алыштыру, төзекләндерү эшләре үткәрелде, җылылык челтәрен сынау да уңышлы башкарылды. Хәзерге вакытка ГРЭС тарафыннан җылылык бирү буенча хезмәт күрсәтелүче 65 абонент әзерлек паспортлары алган, 20 абонентка инде җылылык бирү башланган, болар - балалар учреждениеләре һәм район үзәк дәваханәсе. Алга таба торак фондына җылылык бирә башлау мәсьәләсе көн үзәгендә тора. Монда иң борчыган проблема - җылылык энергиясе өчен бурычларның күп булуы. "Генерацияләү компаниясе" ААҖ нә бүгенге көндә иң зур бурычлы оешма - торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе, аның әҗәте 5,837 миллион сум белән исәпләнә, аннан кала "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәте (2,759 миллион сум). Хәзер исә әҗәтлеләргә каршы көрәшү өчен ГРЭС идарәче компаниягә "Терминатор" дип исемләнгән махсус җайланманы арендага бирде. Бу - канализация суын тоткарлау өчен куела торган заглушка. Агымдагы елның 2сентябреннән әлеге җайланма бурычы 107 мең сумга җыелган абонентка урнаштырылган. Ә аңа кадәр бурычлыларга шундый җанланмалар урнаштырылачагы турында язмача хәбәр таратылган, нәтиҗәдә 229683,58 сум әҗәтне түләтүгә ирешелгән.

- Җылысыз яшәп булмый, шуңа күрә һәр абоненттан түләүләрне үз вакытында башкаруны сорыйбыз, - ди Сергей Токмачев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: