Зәй офыклары

Зәйдә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең төбәк туры гала-концерты булды

Гала-концертта Зәйдә узган төбәк турында Сарман, Түбән Кама, Зәйнең талантлы балалары арасыннан сайлап алынган конкурсантлар чыгыш ясады. Төбәк туры нәтиҗәләре буенча 17 призлы урын зәйлеләрдә, шуның 10сы төрле номинацияләрдә беренче урын яулаучылар.

2-3 мартта Зәйнең “Энергетик“ Мәдәният сараенда  «Созвездие-Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр телевизион эстрада сәнгате республика фестиваленең төбәк туры үтте. Кичә кич исә төбәк туры гала-концерты булды. Гала-концертта сайлап алынган конкурсантлар чыгыш ясады. Фестивальнең төбәк турыннан үтүчеләр түбәндәгеләр:
“Конферанс” номинациясендә  Тамирлан Шәрәфиев (кече төркем) белән  Эмиль Невретдинов (уртанчы төркем), “Вокал-соло” номинациясендә Кәрим Шакиров (беренче кече төркем), Александра Шишмагаева (икенче кече төркем), Миләүшә Әгъләмова (өлкән төркем), “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Азаль” халык вокаль-хореография ансамбленең кече һәм өлкән төркемнәре,   “Мирас” халык вокаль-хореография ансамбле (уртанчы төркем), “Планета детства” вокаль студиясе, “хореография” номинациясендә  “Улыбка” халык бию ансамбле  беренче урын яуладылар. "Вокал-соло" номинациясендә Әлфия Сираева икенче урында.
 “Вокал-соло” номинациясендә үз яшь төркемнәрендә Арина Бочкарева, Ксения Семенова, “хореография” номинациясендә  “Легенда”,   “Магия”  бию  иҗат төркемнәре, “конферанс” номинациясендә Фидан Насыйров һәм Айбулат Хәбриев, Аэлита Ксенофонтова өченче урыннарны алдылар. Махсус призга “Счастье” бию төркеме, нәфис сүз остасы Эльвина Минһаҗева ия булдылар.

Александра Шишмагаева исә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленнән махсус бүләк - тунга ия булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: