Зәй офыклары

Зәйдә тагын 6 гаилә фермасы төзелә

Зәйдә гаилә фермаларын үстерүгә игътибар зур: бүгенге көндә районда 37 гаилә фермасы (шундый 6 фермада төзелеш эшләре бара) бар. Алардан Вәсил Хәкимуллин, Илшат Хәбибуллин, Владимир Игошин фермаларын билгеләп үтәргә була. Атчылык, кошчылык, терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып барган Хәйдәр Мәрдамшин, Артур Мөхәммәтҗанов, Корбан Морзаговны да мактап телгә алырлык. Соңгысы Корбан бәйрәме...

Зәйдә гаилә фермаларын үстерүгә игътибар зур: бүгенге көндә районда 37 гаилә фермасы (шундый 6 фермада төзелеш эшләре бара) бар. Алардан Вәсил Хәкимуллин, Илшат Хәбибуллин, Владимир Игошин фермаларын билгеләп үтәргә була. Атчылык, кошчылык, терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып барган Хәйдәр Мәрдамшин, Артур Мөхәммәтҗанов, Корбан Морзаговны да мактап телгә алырлык. Соңгысы Корбан бәйрәме алдыннан 7-8 мең сумнан шактый корбанлык мал сатты. Узган ел республика фермерлар корылтаенда гаилә эшендә балалары, оныклары булышлык итү кирәклеге ассызыкланган иде. Артур Мөхәммәтҗанов - авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Иске Зәйдә яшәүче фермер әтисе янына кайтып, бүгенге көндә кошчылык юнәлешендә эшчәнлек алып баручы яшь эшмәкәрләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: