Зәй офыклары

Зәйдә тагын бер комарлы уен салоны ачыкланды

Зәй районында комарлы уеннар оештыру буенча яшерен эш алып баручыларны ачыклау максатында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү эшләре даими алып барыла. 15 гыйнварда шундый тикшерүләрнең берсендә Ленин урамындагы "Фортуна" кафесында уен салоны булуы ачыклана. Нәтиҗәдә 10 системалы блок, 9 компьютер мониторы, 9 клавиатура, принтер, чек аппараты, видеофиксация җиһазлары, документлар...

Зәй районында комарлы уеннар оештыру буенча яшерен эш алып баручыларны ачыклау максатында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү эшләре даими алып барыла. 15 гыйнварда шундый тикшерүләрнең берсендә Ленин урамындагы "Фортуна" кафесында уен салоны булуы ачыклана. Нәтиҗәдә 10 системалы блок, 9 компьютер мониторы, 9 клавиатура, принтер, чек аппараты, видеофиксация җиһазлары, документлар алына, әлеге эш буенча материал тикшерү комитетына җибәрелә. Халыктан яшь кешеләрне, якыннарын мондый комарлы уеннарга бирелүдән саклау сорала, чөнки бу уеннар белән мавыгу бөтен бер гаиләне бөлгенлеккә төшерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: