Зәй офыклары

Зәйдә тагын бер мәрхәмәтле чара үтте

9 декабрьдә Зәй "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Кешеләргә игелек бүләк итик"дип исемләнгән чара оештырылды. Бүлек белгечләре бәйрәмне яхшылык, игелек кылу турында сөйләшүдән башлады, шигырьләр укыдылар. Балалар иҗат йортының "Вдохновение" вокаль студиясе кызлары һәм "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар исә үзләренең иң матур биюләрен...

9 декабрьдә Зәй "Шатлык" комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Кешеләргә игелек бүләк итик"дип исемләнгән чара оештырылды.

Бүлек белгечләре бәйрәмне яхшылык, игелек кылу турында сөйләшүдән башлады, шигырьләр укыдылар. Балалар иҗат йортының "Вдохновение" вокаль студиясе кызлары һәм "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар исә үзләренең иң матур биюләрен һәм иң матур җырларын бүләк иттеләр.

1нче группа инвалид Фәрит Миннехарис улы Латыпов чарага килүчеләр исеменнән бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Бәйрәмнән һәркем яхшы кәеф белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: